ТР ДТК инспекциясендә өмә үткәрү турында

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 апреленнән 5 маена кадәр Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе баш офиста һәм территориаль органнарда биналарның һәм аның тирәсендәге территорияләрне чистарту буенча өмә үткәрү турында игълан итә.

Өмә үткәрү һәм хезмәткәрләрне кирәкле инвентарь белән тәэмин итү эшен административ-хуҗалык белән тәэмин итү бүлеге һәм Инспекциянең территориаль органнары җитәкчеләренә оештырырга күрсәтелде.

Шулай ук Инспекциянең территориаль органнары җитәкчеләренә хезмәткәрләр белән эш урынында хезмәтне саклау буенча журналда теркәп, максатчан инструктаж да үткәрергә кирәк.

Өмә Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.

Барыгызның да актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Яраткан Татарстаныбызны чистарак итү – безнең кулларда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International