2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күзәтчелегендәге объектлар проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәләрен алдылар. Болар – Казан шәһәре Совет районының Родина урамы буенча 12 һәм 13 номерлы торак йортлар.
Алар әлеге адрес буенча урнашкан торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексына керә. Шушы көннәрдә генә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүләре узды, аларның нәтиҗәсе уңай булды.
Ике яңа йорт та – 9 катлы. 12 номерлы фортта – 147 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 6455,10 кв. м тәшкил итә. 13 номерлы йортта гомуми 6977,90 кв. м мәйданлы 159 фатир бар.
Төзелешкә рөхсәт Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан «Грань Девелопмент» махсус төзүче ҖЧҖ бирелгән. Капиталь төзелеш объектларының генераль проектчысы – «Солев» ҖЧҖ, генераль подрядчысы – «Грань Жилстрой» ҖЧҖ.