«ТатНИПИнефть» лаборатор-тикшеренү корпусы төзелешенең 2 этабында йомгаклау тикшерүе

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «Әлмәт шәһәрендә Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге. 5 этап. «ТатНИПИнефть» лаборатория-тикшеренү корпусы. 2 этап» объекты буенча актыккы күчмә тикшерү билгеләнде.

Актыккы тикшерүнең предметы булып, төзелеш барышында башкарылган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе тора.

«ТатНИПИнефть» институтының лаборатория-тикшеренү корпусы төзелешенең 2 этабы агымдагы елның февралендә башланган. Аңа рөхсәт ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан бирелгән. Барлыгы 4 этап төзелеш узарга туры киләчәк.

Әлеге объектның төзүчесе – «Татнефть-Актив» ҖЧҖ. Төзелеш контроле белән В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең техник заказчысы шөгыльләнә. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ.

Лаборатория-тикшеренү корпусының мәйданы – 16092,6 кв. м. Төзелеш күләме 75226  куб. м тәшкил итә, шул исәптән җир асты өлешендә – 6533,4 куб. м. Бинаның 7 каты бар, шул исәптән җир асты һәм техник катлар. Проект нигезендә 2 һәм 3 кат дәрәҗәсендә терраса урнашачак. Бина составында түбәндәге бүлмәләр каралган: подвал катында – лабораторияләр, архивлар, техник бүлмәләр; 1 катта – вестибюль, гардероб, саклау бүлмәсе, медпункт, лабораторияләр, кернны беренчел эшкәртү кабул итү лабораториясе, керн саклау зонасы булган керн саклау урыны, коммутация бүлмәләре; 2-5 катта – лабораторияләр, лаборантлар өчен бүлмәләр, коммутация, сервер бүлмәләре.

Якын-тирә территорияне төзекләндерү 4 этап итеп башкарылачак, ул юллар һәм тротуарларны, ял итү мәйданчыкларын, велопарковка урнаштыру, газон, чәчәк түтәлләре ясау, агачлар һәм куаклар утыртуны үз эченә ала.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Эчке төзекләндерү эшләре, эчке инженерлык системаларын һәм җайланмаларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләре тәмамланган. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International