Бүген, 2022 елның 18 апрелендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы ш., 15 микрорайон, А. Косарев исемендәге тыкрык адресы буенча урнашкан 15/12-2 номерлы торак йортта актыккы тикшерүне үткәрәчәк.
Йортны төзүче – «Ирида+» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Эксима» ҖЧҖ. Проектлаучы – Чаллы шәһәренең «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» МУП. Генераль подрядчы – «Мета-Строй» ТК ҖЧҖ. Төзелешкә рөхсәт Чаллы шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән.
Җир асты өлеше белән 10 катлы торак йорт төзелеше 2014 елның июлендә башланган булган. Барлык бинаның мәйданы – 4233,93 кв. м. Йортта гомуми мәйданы 3324,02 кв. м булган 60 фатир бар. Терәк һәм киртә корылмаларның материаллары – кирпеч. Фундамент төре – субайлы. Түбә төре – яссы.
Актыккы тикшерү предметы булып, төзелеш барышында башкарылган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе тора.
Объектка карата кисәтүләр булмаса һәм уңай карар кабул ителгән очракта, аңа проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Шуннан соң йорт файдалануга тапшырылачак.