2022 елның I кварталында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе буенча исәпкә алынган контрольлек объектларының гомуми саны 750 тәшкил итте. Алар арасында Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясындагы 1 өлеше критерийлары буенча каралган объектлар саны – 742.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә, контрольдәге зат белән үзара бәйләнешкә кереп, 552 контроль (күзәтчелек) чарасы үткәрелде. Шуларның 144е – тикшерү программасында күрсәтелгән вакыйга килеп җиткән очракка кагыла.
Контрольдә тотылучы зат белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контроль (күзәтчелек) чараларның гомуми саны – 6. Үткәрелгән профилактик чаралар саны – 17.
2022 елның 3 аенда бирелгән күрсәтмәләр саны – 279. Проект документларының туры килүе турында капиталь төзелеш объектларына бирелгән ярашлылык бәяләмәләренең саны – 51, шул исәптән торак төзелеше объектларына карата – 28.
Инспекторлар административ хокук бозулар турында 231 беркетмә төзегән. Алар арасында – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча 115 беркетмә (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча 82 беркетмә (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, файдалануга тапшыру буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен).
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 2022 елның 3 аенда гомуми 6 400 000 сумлык барлыгы 206 карар чыгарган. Чыгарылган кисәтүләр саны – 105, белдерелгән кисәтүләр – 4.
Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылган. Алар арасында: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торганнары да. Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар вакытында бетерелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов хәбәр иткәнчә, актыккы тикшерүләр, проект документларына туры килү турында бирелә торган ярашлылык бәяләмәләре, коррупциягә каршы тору буенча Инспекция тарафыннан күрелә торган чаралар турында ведомствоның рәсми сайтында даими рәвештә мәгълүмат бастырыла һәм ММЧ игътибарына җиткерелә, бу Инспекция эшчәнлегенең ачык булуы турында сөйли.