2022 елның 7 апрелендә ТР Лаеш районының Габишево авылында тышкы инженер челтәрләре белән урнашкан 2-нче яңа торак йорт ярашлылык турында Бәяләмә алды.
Торак йорт төзелеше 2020 елның маенда башланган. Бина 6 катлы, 56 фатирлы.
Төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль проектчы – «Стройэксперт» компанияләре төркеме ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов хәбәр итте.