2022 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү чарасы узачак.
2023 елның беренче чираттагы проектларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халык арасында сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында уздырылачак.
Татарстаннан тавыш бирү өчен республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 204 объект кертеләчәк. Җәмәгать киңлекләреннән тыш, халык «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Тавыш бирүдә 3087 ишегалды катнаша.
Шәһәр халкына сайлап алу өчен ике тема биреләчәк: алар җәмәгать киңлекләре яки ишегалды территорияләре буенча сорашып-белешү узарга, яки ике сораштыру узарга мөмкиннәр һәм дәүләт хезмәтләре сайтында үз фикерләрен калдыра алалар.
Сораштыру 2023 елда республиканың барлык 45 районында да төзекләндерү өчен өстенлекле җәмәгать киңлекләрен сайлап алуны үз эченә ала. Халык үз тавышларын конкрет районда яки шәһәрдә генә калдыра ала. Казанда бу – 27 объект, башка муниципаль берәмлекләрдә өчтән бишкә кадәр.
Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге, муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә, команда тарафыннан уздырылган шәһәр төзелеше анализы нәтиҗәләрен һәм узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып төзелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча