ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казан шәһәре, Киров районы, Залесная ур., 34 адресы буенча урнашкан азык-төлек булмаган товарлар кибете төзелешенә йомгаклау тикшерүе уздырыла башлады.
Сәүдә объектының 2 каты бар, мәйданы – 1447,20 кв. м. Сәүдә объектын төзүгә рөхсәт Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.
Төзүче – Васильев Николай Михайлович. Тикшерелүче объектның техник заказчысы – «РАР» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Спектр» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Модульстрой» төзелеш-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ.
Төзелеш эшләре 2020 елның декабрендә башланган булган. Хәзерге вакытта алар тулысынча тәмамланган. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
Йомгаклау тикшерүенең предметы – РФ Шәһәр төзелеше кодексының 51 ст. 2 өлешендә, 52 ст. 6 өлешендә, 53 ст., 54 ст. 4 өлешенең 2 пунктында билгеләнгән мәҗбүри таләпләр үтәлеше. Күзәтчелек зонасында – башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының һәм эшләнмәләрнең, мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә туры килүе.
Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.