ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Совет районындагы Родина урамындагы 13 номерлы йортта йомгаклау тикшерүенә кереште.
Бу йорт әлеге адрес буенча урнашкан торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексына керә. 9 катлы яңа йорт бинасының мәйданы 11573,30 кв. метр тәшкил итә. Анда гомуми мәйданы 6977,90 кв. метр булган 159 фатир бар.
Төзелешкә рөхсәт Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан «Грань Девелопмент» махсус төзүче ҖЧҖ бирелгән. Объектта төзелеш эшләре төзүче тарафыннан 2020 елның декабрендә башланган. Генераль проектлаучы – «Солев» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Грань Жилстрой» ҖЧҖ.
Күзәтчелек чарасы барышында инспекторлар тарафыннан йорт төзелеше барышында башкарылган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килү-килмәве, башкарма документацияне рәсмиләштерү һәм төзелеш контролен тормышка ашыру буенча таләпләр үтәлеше тикшерелде.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.