ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Яңа Савин районында Гаврилов урамындагы бильярдлы кафеда актыккы тикшерү уздырыла.
Сәүдә объекты 30 нчы йорт очлыгына терәп төзелгән янкормадан гыйбарәт. 5 катлы бинаның гомуми мәйданы – 2501 кв. м. Ул 2020 елның августында төзелә башлаган. Хәзерге вакытта аның әзерлеге югары дәрәҗәдә.
Төзүче – «ММ-Групп» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Жилстрой Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «ПСО Форс» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Строитель» ҖЧҖ. Сәүдә объектын төзүгә рөхсәт Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.
Тикшерү предметы булып, төзелеш барышында башкарылган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе торачак.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.