Татарстанда «Чиста төзелеш» акциясе башлана

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасында гомумреспублика санитар-экологик икеайлыгының состав өлеше булып торган «Чиста төзелеш» чарасы башланачак.

Чараның максаты – шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрендә чисталыкны тәэмин итү һәм пычратуга юл куймау. Бу хакта 26 мартта ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Марат Айзатуллин шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәйданчыкларда контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү туктамый.

Әйтик, ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 159 тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 6 карар чыгарылды.

Үзкөйләнешле оешмалар көче белән 229 тикшерү үткәрелгән.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе үз мәйданнарында 315 тикшерү чарасы оештырган.

Ачыкланган хокук бозуларның күбесе оператив рәвештә бетерелә: ел башыннан төзелеш мәйданнарында теркәлгән 187 хокук бозу очрагының 175 е оператив рәвештә бетерелгән.

ТР Төзелеш министрлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International