ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 60 йорт, лит.А адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм аны административ бина өчен яраклаштыру объекты соңгы тикшерү эшләре башланды.
Йортның 4 каты бар, мәйданы – 1169,90 кв. метр. Ул XIX гасыр уртасында төзелгән. Классицизм дәверенә караган һәйкәл. 1966-1974 елларда биредә татар һәм совет актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшәгән булуы белән билгеле.
Йортны реставрацияләүгә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан рөхсәт бирелгән.
Мәдәни мирас объектын саклау, аның конструктив һәм башка ышанычлылык характеристикаларына кагылышлы эшләр 2019 елның июнендә башланган булган. Хәзерге вакытта алар тәмамланган.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.