23 марттан башлап ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Зеленодольск муниципаль районының Васильево штп Космонавтлар урамы буенча торак өчен билгеләнмәгән биналары буган 5 катлы торак йортны тикшерә.
Яңа йортның мәйданы – 32095 кв. м. Анда гомуми мәйданы 3209 кв. м булган 55 фатир бар.
Капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән. Төзелеш эшләре 2019 елның маенда башланган булган.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Грин-Строй проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Арт-Проект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Стройстандарт» ҖЧҖ.
Күзәтчелек чарасы барышында инспекторлар тарафыннан йорт төзелеше барышында башкарылган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килү-килмәве, башкарма документацияне рәсмиләштерү һәм төзелеш контролен тормышка ашыру буенча таләпләр үтәлеше тикшерелде.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.