Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булып узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын  җайга салу комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышының көн тәртибендә каралган мәсьәлә:

- әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре Инспекциядә вазыйфа биләү вакытында ул башкара торган вазыйфаи (хезмәт) бурычларына кергән булса, Инспекциядә дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән эшләр башкаруга хезмәт килешүе төзү турында коммерциясез оешма тарафыннан «Коррупциягә каршы тору турында» федераль законның 12 статьясындагы 4 өлеше һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 64.1 статьясы нигезендә Инспекциягә җибәрелгән белдерү.

Комиссия тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, элек Инспекциядә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән хезмәт килешүе төзегәндә коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозу турында бер тавыштан карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International