18 март көнне Казанның Җиңү паркында «Кырым язы» ватанпәрвәрлек акциясе узды. Ул Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына сигез ел тулуга багышланган иде.
Җиңү паркында узган акциягә күп кенә ватанпәрвәр иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар һәм яшьләр оешмалары теләктәшлек белдерде. Аңа Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды.
Быел «Кырым язы» акциясе «Россия. Кырым. Донбасс» шигаре белән уза. Ул махсус хәрби операцияне гамәлгә ашыручы Россия Кораллы Көчләренә теләктәшлек күрсәтүгә юнәлдерелгән.