2022 елның 18 мартында ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 18 мартында киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Инспекциядә мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү турында.

2. Инспекциядә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.

3. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнардагы үзгәрешләр турында.

4. «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ санлы федераль законның 14 статьясының 2 өлеше нигезендә эшкә алучы вәкиленә алдан хәбәр итеп, дәүләт граждан хезмәткәрләренең түләнә торган башка эше турында.

5. Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан үткәрелгән бәйсез тикшеренүләрнең тугызынчы этап нәтиҗәләре буенча «Коррупциянең бизнес-барометры» мәгълүмат материалын карау турында.

6. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру буенча аналитик күзәтүне карау турында.

7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 августындагы 694 санлы карары белән расланган «2030 елга кадәр коррупциягә каршы пропаганда концепциясе»н гамәлгә ашыру буенча чаралар планын 2021 елда үтәү барышы турындагы хисапны карау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International