Казанда 102 фатирлы торак йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 15 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның «Салават күпере» торак районындагы Нурихан Фаттах урамында урнашкан торак булмаган бина белән 4-3 номерлы йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов хәбәр итте.

Киров районында торак йорт төзелеше 2020 елның августында башланган. Бинаның 19 каты бар, гомуми мәйданы 6243,4 кв. метр, фатирлар саны – 102.

Төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «ИСК «Стройинжиниринг» ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International