Чаллыда янкорма рәвешендә административ көнкүреш комплексы булган штампланган эшләнмәләр заводында ахыргы тикшерү уза

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан янкорма рәвешендә административ көнкүреш комплексы булган штампланган эшләнмәләр заводы төзелешенең беренче этабында актыккы тикшерү эшләре уздырыла. Объект ТР, Чаллы шәһәре, Хайер корпорациясе ур., 130 адресы буенча урнашкан.

Объект Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора.

Аны төзүче – «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Түбән Кама Татагропромпроект» АҖ.

Завод төзелешенең беренче этабында түбәндәгеләр тикшерү узарга тиеш:

- биналарның һәм корылмаларның төзелеш конструкцияләре, технологик бүлмәләрдәге финиш идәннәреннән һәм актыккы төзекләндерү эшләреннән,  МСС, электрощит һәм операторлар бүлмәләрендәге фальш идәннәреннән, шулай ук аерым этапларда башкарыла торган металл конструкцияләрдән тыш;

- фундаментлар һәм металл конструкцияләр;

- биналар һәм корылмаларның инженерлык җиһазлары һәм коммуникацияләре, шул исәптән административ көнкүреш комплексының җиһазлар һәм гомумзавод системалары, приток җайланмалары, гомуми алмашу (технологик түгел) суырту җайланмалар, янгын сүндерү системалары, технологик җиһазлардан тыш, болар: технологик процессны тәэмин итү өчен җавап бирә торган контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика, электр белән тәэмин итү һәм җайланмаларны автоматлаштыру системалары, йөк күтәрү җайланмалары, вентиляция системалары участоклары.

Завод төзелеше башлану турында хәбәр 2021 елның февралендә җиткерелгән. Бинаның гомуми мәйданы – 31890,2 кв. метр. Эшләр барышында терәк һәм киртәләп алу корылмалары материаллары сыйфатында элмә сэндвич-панельләр кулланылган. Фундамент төре – аерым торучыТүбә төре – яссы. Быелның февраль ахырыннан биредә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау, бизәү эшләре башкарылган.

Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаган очракта, җитештерү билгеләнешендәге объектның проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International