Чулпыч авылында сөтчелек комплексында актыккы тикшерү төгәлләнде

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Чулпыч авылында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Шинар» югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексында актыккы тикшерүе тәмамланды.

Аны төзүче – «ПМК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ПСК «Барспром» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Универсалпроект» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Гарант» МУП.

Чулпыч авылы янындагы югары технологияле комплекс 2400 баш савым сыерга исәпләнгән. Объект өстендә эшләр 2020 елда башланган булган. Аны төзүнең өч этабы инде тапшырылган.

Хәзерге вакытта төзелешнең дүртенче этабы тәмамланган. Ул 548 терлеккә исәпләнгән 4 нче сыер абзарын, 370 урынга исәпләнгән (4-12 ай) һәм 992 урынга исәпләнгән (12-23 ай), 262 урынга исәпләнгән бозаулар абзарын, галереяны, аслык тиресе өчен ике мәйданчыкны, тирес саклау урынын үз эченә ала.

Сөт комплексының гомуми мәйданы – 12219,5 кв. метр. Эшләр барышында терәк һәм киртәләп алу корылмалары материаллары сыйфатында элмә сэндвич-панельләр кулланылган. Фундамент төре – бораулап кертелгән субайлар. Түбә төре – яссы.

Актыккы тикшерү тәмамланганнан соң терлекчелек объектына проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирү өчен әзерлек эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International