Игътибар, төзүчеләр! Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык якынлаша!

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык узачак.

Чара Татарстан Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча 2022 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында» 2022 елның 28 февралендәге 392-р санлы боерыгын үтәү йөзеннән оештырылган.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясындагы 1 өлешендә күрсәтелгән капиталь төзелеш объектларына карата төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында әлеге боерыкның тиешенчә үтәлешен контрольдә тотуны һәм күзәтүне көчәйтәчәк.

Икеайлыкны үткәрү буенча бара торган эшләр турында белешмәләр атна саен чәршәмбе көнне 2022 елның 4, 11, 18, 25, 29 апрель  көннәрендә һәм 2022 елның 6, 16, 23, 30 май көннәрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә һәм Инспекция сайтында урнаштырылачак.

Вазыйфаи затлар контрольдә тотылучы затларның һәм аларның вәкилләренең мөрәҗәгатьләре буенча консультацияләр бирә (дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәләр).

Инспекциянең рәсми сайтында  «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегенең «Еш бирелә торган сораулар» бүлекчәсендә, «Эшчәнлек» бүлегенең «Инспектор аңлата» бүлекчәсендә еш бирелә торган сорауларга җаваплар белән танышырга мөмкин.

► Файдалы сылтамалар:

1. «Россия Федерациясендә дәүләт тикшерүендә (күзәтчелегендә) тоту һәм муниципаль тикшерүдә тоту турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ санлы федераль законның (соңгы төзәтмәсе) 3, 7, 10, 12, 13, 14, 16 бүлекләре;

2. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ санлы федераль законның 34, 41, 51, 56, 73, 75 статьялары;

3. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ санлы федераль законның 6, 8, 9, 10, 13.4, 28 статьялары;

4. СП 48.13330.2019 «Төзелешне оештыру. СНиП 12-01-2004 актуаль төзәтмәсе» кагыйдәләренең 7.11, 7.13  пунктлары;

5. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Предприятиеләрне, корылмаларны һәм башка объектларны эксплуатацияләгәндә һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда экологик таләпләрне үтәмәү» 8.1, «Төзелеш һәм төзелеш материалларын (эшләнмәләр) куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозу» 9.4 статьялары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International