8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендәге ирләр хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Иртән алар ведомство хезмәткәрләрен төп офис ишекләре янында каршы алдылар, лалә чәчәкләре бүләк иттеләр һәм аларга яхшы язгы кәеф теләделәр.
Соңрак Инспекциясе аппараты коллективы бәйрәм концертына җыелды. Ир-атлар күңелле номерлар белән чыгыш ясадылар, гүзәл затларга бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим иттеләр, бүләкләр тапшырдылар.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
«Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм! – диде ул. – Сезнең барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын. Һәр көнегез бәхетле елмаю белән сугарылсын, ә язгы чәчәкләр белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, якыннарыгызның ярдәмен телим. Үзара аңлашу һәм татулык, тынычлык һәм шатлык сезгә һәрчак юлдаш булсын!»