ГРАЖДАННАР ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛЕК
Ришвәт алу еш кына янап акча алу белән бәйле, иҗтимагый яктан куркыныч һәм киң таралган хокук бозу төрләренең берсе, чөнки шул ук вакытта вазыйфаи зат, аны билгеле бер затка мөрәҗәгать итеп, куркынычны төгәлләштерә. Вазыйфаи зат гражданнарның законлы мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин булган гамәлләр кылу куркынычы астында ришвәт бирүне, яисә гражданинга үзе өчен зыянлы нәтиҗәләргә юл куймас өчен ришвәт бирергә мәҗбүр булган шартлар булдыруны таләп итә.
Шул ук вакытта, ришвәт алучы тарафыннан ришвәт бирүчегә карата аның мәнфәгатьләрен кысрыклый торган булса да, законлы гамәлләр кылуга куркыту янау буларак карала алмый.
Белеп торырга кирәк, закон чыгаручы Россия Федерациясе Җинаять кодексында, шул исәптән ришвәт таләп итү турында да, белә торып ялган нахак җиткергән өчен җаваплылыкны күздә тота; мондый җинаять алты елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана (РФ ҖК 306 ст.).
РИШВӘТ ТАЛӘП ИТКӘН ЯКИ РИШВӘТ (САТЫП АЛУ) КОТКЫСЫ САЛУ ОЧРАГЫНДА СЕЗ БАШКАРЫРГА ТИЕШЛЕ ГАМӘЛЛӘР:
> үз-үзеңне бик сак, әдәпле, куштанланмыйча, уйламый әйтелгән, янаучы тарафыннан ришвәт бирергә әзер тору яки сатып алуга әзер тору кебек аңлашылырга мөмкин булган сүзләргә юл куймыйча тоту;
> сезгә куелган шартларны (суммаларның күләме, товарның атамасы һәм хезмәт күрсәтүләрнең характеры, ришвәт бирү вакыты һәм ысуллары, коммерция сатып алу формасы, мәсьәләләрне хәл итү эзлеклелеге) игътибар белән тыңлау һәм төгәл истә калдыру;
> ришвәт бирү вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне киләсе әңгәмәгә кадәр күчерергә тырышу, әгәр бу мөмкин түгел икән, чираттагы очрашу өчен үзегезгә яхшы таныш булган урынны тәкъдим итәргә;
> әңгәмәдәштән ришвәт биргән яки сатып алган очракта мәсьәләне хәл итү гарантияләре турында сораштыру;
> сөйләшүдә башлангычны үз өстеңә алмаска, күбрәк «кабул итеп эшләү», ягъни ришвәт алу ихтималы булган затка «сөйләп бетерергә» ирек бирү, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерү мөмкинлеген тудыру;
> диктофон булган очракта, ришвәт бирү яки ришвәт сорау турындагы тәкъдимне (яшерен) яздырып алырга тырышырга кирәк.
СЕЗДӘН РИШВӘТ ТАЛӘП ИТҮ ОЧРАГЫ БУЛГАННАН СОҢ ШУНДА УК НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Ришвәт бирүдән баш тартырга, ришвәт сораучы кеше белән төрле элемтәләрне туктатырга, язмача мөрәҗәгать әзерләргә һәм аны үзегез мөрәҗәгать итә торган органның хатлар кабул итү бүлмәсенә тапшырырга кирәк.
Бөтен дөнья белән бердәм булган очракта гына бу афәтне җиңеп була, кеше теләсә нинди хәлләрдә дә үзенең абруен саклап калырга һәм җинаять ярдәмчесе булмаска тиеш икәнлеген аңлап, ришвәт бирүчегә һәм алучыга каршы торырга кирәк – атап әйткәндә, әзерләнүче җинаять турында кичекмәстән телдән яки язма хәбәр белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:
> яшәү урыны буенча хокук саклау органнарының берсенә яки югары торучы органнарга, эчке эшләр органнарына – район (шәһәр) бүлекләренә (полиция бүлекләренә), икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә (бүлекләренә), оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенә (бүлекләренә);
> республикаларның эчке эшләр министрлыкларына, крайлардагы (өлкәләрдәге) эчке эшләр идарәләренә, хәтта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгына, куркынычсызлык органнарына – районнардагы (шәһәрләрдәге) бүлекчәләренә (бүлекләргә);
> Россия Федераль иминлек хезмәтенең республика (өлкә, край) бүлекләренә, хәтта Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенә;
> прокуратура органнарына – район (шәһәр) прокурорына, республика (край, өлкә) прокурорына, хәтта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына;
> таможня органнарына – төбәк таможня идарәләренә, хәтта Федераль таможня хезмәтенә.
Эчке эшләр органнары, куркынычсызлык, башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт таләп итү кебек башка очракларда сез турыдан-туры хезмәткәрләр кылган җинаятьләргә юл куймау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бу органнарның үз куркынычсызлыгы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Игътибар итегез, әгәр дә сез ришвәт сораучының таләпләрен үтәсәгез һәм ришвәт бирү факты турында вәкаләтле органнарга белдермәсәгез, хокук саклау органнары тарафыннан ришвәт факты ачыкланганда җинаять җаваплылыгына тартылачаксыз.
БЕЛМӘГӘН КИЛЕШ ЯИСӘ ЯЛГЫШ НИГЕЗДӘ КОРРУПЦИЯ ҖИНАЯТЬЛӘРЕНДӘ КАТНАШМАС ӨЧЕН, ГРАЖДАНИН МӨСТӘКЫЙЛЬ РӘВЕШТӘ НӘРСӘ ЭШЛИ АЛА СОҢ?
Дәүләт, муниципаль органнарга һәм учреждениеләргә йә коммерция яки башка оешмаларга мөрәҗәгать итәр алдыннан теге яки бу орган, учреждение, оешмалар эшчәнлегенең нигезен тәшкил итүче норматив базаны өйрәнергә киңәш ителә. Үз эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итү өчен, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык органнары үзләренең рәсми сайтларында үз эшчәнлеген билгели торган норматив актларны Интернетта урнаштырырга тиеш.
Һәр эштә иң мөһиме – үз фикереңә ышаныч белдерү, монысын сездә булган вәкаләтләр генә бирә ала. Нәкъ менә сездәге вәкаләтлелек төгәл сезгә карата вәкаләтле башка зат тарафыннан булган хокукларыгыздан явызларча файдалану яки сездән ришвәт таләп итү-итмәү турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Мөрәҗәгатьне ул бирелә торган органның хатларны кабул итү бүлегендә теркәтергә кирәк, моның өчен аны алдан ук бер төрле ике нөсхәдә рәсмиләштерергә кирәк, шуларның берсе хатларны кабул итү бүлмәсендә кала, ә икенчесен үзегездә калдырасыз, анда мөһер, теркәлү датасы һәм вазыйфаи затның имзасы куелган булырга тиеш.
Дәүләт яки муниципаль органнар, «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ федераль законның 12 статьясы нормасы нигезендә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карарга һәм язма мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш.
МОНЫ БЕЛҮ – МӨҺИМ!
Җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә.
Үзегезнең гаризагызның икенче нөсхәсендә, аны хокук саклау органында теркәткән вакытта, шул хакта теркәтергә яисә талон-белдерү алырга хокуклы, анда гаризаны кабул иткән хезмәткәр турында мәгълүмат, аның имзасы, теркәү номеры, хокук саклау органының атамасы, адресы һәм телефоны, хәбәр кабул итү датасы күрсәтелергә тиеш.
Хокук саклау органында сездән алынган хәбәр (гариза) кичекмәстән теркәлергә тиеш, һәм аның турында Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексы таләпләренә туры китереп процессуаль гамәлләр башкару өчен югары җитәкчегә хәбәр ителергә тиеш.
Сездән ришвәт таләп итүләре яки коммерция сатып алуы турындагы хәбәрне (гаризаны) кабул итүдән баш тартылган очракта, сез әлеге законсыз гамәлләргә карата югары торучы инстанцияләргә (район, өлкә, республика, федераль) шикаять белдерергә хокуклы, шулай ук хокук саклау органнары һәм көч куллану структуралары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләренә карата Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына шикаять бирә аласыз.
Хокук саклау органнары сезнең мөрәҗәгатьне игътибарга алмаса, сез район судына шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Исегездә тотыгыз: хокук саклау органнары коррупциягә каршы көрәш буенча киң мөмкинлекләр спектрына ия, ләкин гражданнар мөрәҗәгатьләреннән һәм актив ярдәменнән башка бу көрәш шактый акрыная. Коррупцияне бергәләп җиңик!
РИШВӘТЛӘР БИРМӘГЕЗ! РИШВӘТЛӘР АЛМАГЫЗ!
♦ Әдәбият исемлеге:
1. Россия Федерациясе Җинаять кодексы.
2. Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә? «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел.