Татарстан Республикасында торак төзелеше һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү барышында төзүчеләр элеккечә үк алда баралар – хәзерге көндә күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.
2022 ел планы 18% диярлек үтәлгән, 485 мең квадрат метр төзелгән. Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча теркәлә – хәзерге көндә ул 47% үтәлгән, 70 мең кв.метр тапшырылган. Файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. 2260 йорт, ягъни планның 18,1% тапшырылган. Бер ел эчендә шәхси торак төзелеше линиясе буенча ким дигәндә 12 мең 454 йорт төзергә кирәк.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча план 12% үтәлгән. Гомуми мәйданы 110 мең кв.метр булган 28 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Быел аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программа буенча алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән, шуларның 600 – ятим балалар. «Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр» категориясендә 22 алучы бар.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 алучы кертелгән, алар яши торган 22 муниципаль берәмлек «Электрон бюджет» системасында килешү төзегән. 2022 елда мәҗбүри күченүчеләр категориясендә 5 кеше тәкъдим ителгән.
Хезмәтне саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнары төзелә торган объектларны тикшерә башлады. Ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 84 тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 2 карар чыгарылды. Үзкөйләнешле оешмалар көче белән 178 тикшерү үткәрелде.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), дәүләт заказчысы буларак, үз мәйданнарында 294 контроль-күзәтчелек чарасын оештырган. Ел башыннан бирле төзелеш мәйданнарында ачыкланган 119 хокук бозу очрагының 88е оператив рәвештә бетерелгән.