Әлмәттә ике яңа торак йортта актыккы тикшерү эшләре бара

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәттә ике яңа торак йортта актыккы тикшерүләр уздыра, алар төгәлләнеп килә.

Түбәндәге объектлар тикшерелә:

- А2 номерлы 7-9 катлы күпфатирлы торак йорт (төзелешнең 2 нче этабы).

- Б2 номерлы 9 катлы күпфатирлы торак йорт (төзелешнең 2 нче этабы). 

Полевая, Автомобильчеләр, Герцен урамнары белән чикләнгән урында квартал тибында урнашкан әлеге ике торак йорт төзелешенең икенче чиратын уза.

Объектны төзүче булып «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Офис Де» ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Йомгаклау тикшерүе уңай нәтиҗә биргән очракта, аларга проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International