«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 20 апрелендәге 100-ФЗ санлы федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентлар түләүгә чыгымнар буенча тотып калынган салымның файдаланылмаган калдык өлешен гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.
Әлеге тәртип, 100-ФЗ санлы федераль законның 3 пунктын исәпкә алып, 2022 елдан кулланыла һәм 2020 елдан алып аларны алу хокукы барлыкка килгән һәм 2021 елда өлешчә тотып калынган акчаларга кагыла.
Тотып калынган салым түләвенең файдаланылмаган калдык өлешен гражданнарга карата Россия Федераль салым хезмәте 2022 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча, барлык шартларны автомат рәвештә тикшерәчәк. Тотып калу хокукын раслый торган мәгълүмат чыганагы, салым органнары карамагында булган, салым агентлары яки банклар белән мәгълүмат алмашу кысаларында алынган мәгълүмат булачак. Тотып калу хокукын тикшерү өчен салым органнары тиешле ел өчен физик затларның керемнәре турындагы белешмәләргә ия булырга тиеш.
Россия Федерациясенең салым һәм җыемнар турындагы гамәлдәге законнары нигезендә салым агентлары тарафыннан физик затларның 2021 елдагы керемнәре турында мәгълүматлар тапшыру срогы – 01.03.2022 ел. Шул рәвешле, «Шәхси кабинет»та тотып калынган салым түләүләренең калган өлешен алуга тутырылган гаризаларны булдыру 2022 елның 1 мартыннан 20 мартына кадәр чорда гамәлгә ашырылачак.
«Шәхси кабинет»та тутырылган гариза барлыкка килгәнче салым түләүчегә нинди дә булса гамәлләр кылырга, шул исәптән салым органына 3-НДФЛ гаризасын тапшырырга кирәкми.
Ә 2022 елның 20 мартыннан соң салым түләүчеләр тотып калынган салым акчаларын гадиләштерелгән тәртиптә ала алачак, әлеге хокуктан 2020 елда торак йортлар, фатир яки бүлмәләр сатып алган һәм 2021 елда 3-НДФЛ рәвеше буенча гаризалар нигезендә тотып калынган салым хокукыннан өлешчә файдаланган салым түләүчеләр файдалана ала.
Тотып калынган салым акчасын алуның гадиләштерелгән тәртибенең өстенлекләре:
- беренчедән, 3-НДФЛ гаризасын раслый торган документлар белән тапшырырга кирәкми;
- икенчедән, камераль салым тикшерүен үткәрү вакыты өч айдан 30 көнгә кадәр кыскара (РФ Салым кодексының 88 ст. 2 п.);
- өченчедән, акча күчерү вакыты 30 көннән 15 көнгә кадәр киметелгән.
Шул рәвешле, гадиләштерелгән тәртиптә тотып калынган салым акчасын бирү Россия Федераль салым хезмәте сайтында физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты аша узачак һәм мөрәҗәгать итүчегә бары тик үз шәхси кабинетында тотып калу турында автомат рәвештә тутырылган гаризаны гына имзаларга кирәк.