Бүләккә алынган мөлкәт өчен кемгә салым түләргә туры киләчәк?

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Физик затлар керемнәренә салым буенча гариза тапшыру кампаниясе иң кызган чорда, ул ял көннәрен һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк. Салым түләүчеләрнең күбесе, 2021 елда алынган керемнәре турында белдерү өчен, республика инспекцияләренә барып кайттылар инде.

Исегезгә төшерәбез, әгәр 2021 елда түбәндә санап үтелгән юллар белән керем алган булсалар, гражданнар үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына 3-НДФЛ формасындагы гаризаны тапшырырга тиеш:

- күчемсез мөлкәтне, мөлкәт рәвешендәге хокукларны һәм башка мөлкәтне сатып;

- кыйммәтле кәгазьләр сатып;

- бүләк итеп;

- букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган комарлы уеннарны оештыручылардан, лотерея операторларыннан, таратучылардан отыш рәвешендә;

- физик затлардан гражданлык хокукы рәвешендәге шартнамәләр буенча, мәсәлән, мөлкәтне арендалау шартнамәсе буенча;

-  чит ил чыганакларыннан.

Нинди очракларда алынган бүләкләрдән физик затлар керемнәренә салым түләргә кирәклекне төгәлрәк карыйк.

Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясының 18.1 пункты нигезендә физик затлар керемнәренә салым түләүченең акчалата һәм натураль рәвешләрдәге керемнәренә салым салынырга тиеш түгел, моңа күчемсез мөлкәт, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар бүләк итү очраклары керми.

Шулай итеп, физик зат бүтән физик заттан акча рәвешендә керем алган очракта, күрсәтелгән керемнәр бүләк итү тәртибендә физик затлар кеременә салым салудан азат ителә.

Гаилә әгъзасыннан яки якын туганнарыннан тыш затлар күчемсез мөлкәт бүләк иткәндә, физик зат тарафыннан алынган керемнәргә, бүләк итеп алынган мөлкәтнең кадастр бәясеннән чыгып, физик затлар керемнәре буенча салым салынырга мөмкин.

Гаилә әгъзаларыннан яки якын туганнардан алынган теләсә нинди бүләкләргә физик затлар керемнәре буенча салым салынмый.

Гаилә әгъзалары һәм якын туганнар дип түбәндәгеләр таныла: ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар (шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алучылар һәм уллыкка (кызлыкка) алынганнар), бабайлар, әбиләр һәм оныклар, бертуганнар һәм атасы яисә анасы башка булган (уртак әтисе яки әнисе булган) абый-эне һәм апа-сеңелләр (РФ Гаилә кодексының 217 ст. 18.1 п., РФ Гаилә кодексының 2 ст., 14 ст. 3 абз.) (РФ Салым кодексының 217 ст., 18.1 п., РФ Гаилә кодексының 14 ст. 3 абз.)

Шуңа бәйле рәвештә, мисал өчен фатир бүләк итүче сыйфатында якын булмаган туганнар – бертуганның улы яки кызы, хатыны буенча әби-бабай, туганның туганы катнашса, бүләк алучы физик зат мондый керемнәрдән мөстәкыйль рәвештә физик зат керемнәре буенча салым исәпләргә тиеш, үзенең  исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кереме буенча салым гаризасы тапшырырга, шулай ук салым түләргә тиеш.

Шулай ук 3-НДФЛ формасы буенча гариза тапшырырга һәм 2022 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча, якын туганнарыннан транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пай алучыларга салым түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International