Мәгълүмат җиткерүгә үз ризалыгын биргәннән соң, салым түләүче телефонга кыска хәбәр рәвешендә яки E-mail электрон почтасына хат белән салым бурычы турында мәгълүмат ала алачак. Алар 3 айга 1 тапкырдан артмаган ешлыкта җибәрелә.
Салым инспекциясеннән хәбәрләр ала башлау өчен Федераль салым хезмәте моңа язма ризалык бирергә тиеш.
Ризалыкны түбәндәгеләр аша бирергә мөмкин:
- электрон рәвештә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша Россия Федераль салым хезмәте сайтында: nalog.gov.ru. Моның өчен шәхси кабинетта «Элемтә өчен белешмәләр – Көйләү» блогында тиешле белешмәләр кертергә кирәк.
- электрон рәвештә «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша. Моның өчен «Мөрәҗәгатьләр - Башка вәзгыятьләр» блогында тиешле белешмәләр кертергә кирәк.
- шәхсән яки вәкил аша;
- заказлы хат белән почта аша.
Шәхси кабинет аша «Ризалык» формасын тутырганда хәбәрнең төрен күрсәтергә, ә атап әйткәндә, телефон номеры яки электрон почта аша хәбәр итәргә һәм «Ризалыкны»ны электрон имза белән расларга кирәк. Күрсәтелгән телефон номеры яисә мәгълүмат бирү өчен электрон почта үзгәргән очракта, ризалыкны кабат салым органына җибәрергә кирәк.