Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Аш-Буҗи авылында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең авыл клубы төзелеше буенча актыккы тикшерүе тәмамланды. Ул Клуб урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Аны төзетүче – ТР Кукмара муниципаль районының Олы Сәрдек авылы башкарма комитеты.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Аш-Буҗи авыл клубы 1966 елда төзелгән. 2021 елда «Мәдәни мохит» федераль проектының «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бер төр проект буенча авыл клубы төзелгән.
Авыл клубының бер катлы бинасы 100 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 400 квадрат метрдан артык (408,9 кв. м). Планлаштыру структурасы ике күләмле – тамаша залы һәм ярдәмче бүлмәләр, шул исәптән уку залы.
Тамашачылар залы эстрада һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен бүлеп бирелгән урыннар белән җиһазландырылган. Фасадлар силикат төсле кирпечтән эшләнгән, түбәсе – буялган металл профлист, түбә кәрнизләре – буялган агач, цоколь һәм баскыч мәйданчыклары плитка белән тышланган.
Хәзерге вакытта социаль-мәдәни-көнкүреш объектына проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирү өчен әзерлек эшләре бара.