ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә эшләүче хатын-кызлар ир-атларны якынлашып килүче 23 февраль белән котлады

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә эшләүче хатын-кызлар ир-ат-хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Көчле затлар өчен бәйрәм көне гаять җанлы башланып китте. Инспекциянең төп офисына керү өлешендә һәм баскычтан менә торган урындагы диварларда бәйрәм сәбәпчеләрен эленгән фотолары һәм тутырылган шарлар каршы алды. Катларда кабатланмас котлау сүзләре белән стена гәҗитләре урнаштырылган иде. 

Ә инде соңрак музыкалы интеллектуаль сюрприз булды. Башта Инспекция хезмәткәрләре концерт тамашасы күрсәттеләр. Кызыклы такмаклар һәм темага багышланган җыр сузып, гүзәл затлар тамаша кылучыларның кәефен күтәреп, хәтта бик тыйнак һәм җитди булган затларны да (ә андыйлар җитәрлек иде) көләргә һәм елмаерга мәҗбүр иттеләр. Соңыннан бәйгеләр оештырылды, табышмаклар әйтелде. Бүләкләр дә бар иде. Ничек инде ансыз булсын, ди?

Әйе, хатын-кызлар бу бәйрәмгә креатив якын килгәннәр иде. Ир-атлар аларның иҗади омтылышларын чын күңелдән хуплады һәм лаеклы бәяләде. Алар шундый күңелле, юмор белән тулы тамаша ясаганнары өчен гүзәл затларга рәхмәт белдерделәр. Һәм март башында шундый ук җаваплы рухта матур котлау сүзләрен җиткерергә сүз бирделәр.  

ТР ДТК инспекциясенең матбугат хезмәте

КОТЛАУ ОТКРЫТКАСЫ

Кадерле ир-егетләр! Сезне якынлашып килүче 23 февраль белән котларга рөхсәт итегез! Сез безнең тыйнак пәһлеваннар. Без сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Һәрвакыт көчле булып калыгыз. Без сезгә гаять зур планнар, ныклы сәламәтлек һәм хыялларыгызны тормышка ашыру өчен чиксез энергия телибез. Бәхетле булыгыз!

ТР ДТК инспекциясенең хатын-кызлар коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International