ТР Лаеш районының Габишево авылында тышкы инженер челтәрләре белән урнашкан 2-нче яңа торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.
Торак йорт төзелеше 2020 елның маенда башланган. Бина 6 катлы, 56 фатирлы.
Төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль проектчы – «Стройэксперт» компанияләре төркеме ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.