ХЕЗМӘТ БУЕНЧА АЛДАУ
Иҗтимагый киң таралган тагын бер коррупция күренеше – хезмәт буенча алдау очрагы – аерым игътибарга лаек.
Хезмәт буенча алдау (РФ Җинаять кодексының 292 статьясы) – вазыйфаи зат, шулай ук дәүләт хезмәткәре яисә җирле үзидарә органының вазыйфаи зат булып тормаган хезмәткәре тарафыннан рәсми документларга белә торып ялган белешмәләр кертү, шулай ук әлеге документларга аларның хакыйкый эчтәлеген боза торган төзәтмәләр кертү, әгәр мондый гамәлләр явыз ният яки башка төрле шәхси кызыксынучанлык нигезендә кылынган булса.
Әлеге статьяда кулланыла торган категорияләрнең эчтәлеге түбәндәгечә. РФ Җинаять кодексының 292 ст. нормасында әйтелгән рәсми документ булып хокукларны бирү яки хокуклардан азат итү, вазыйфалар йөкләү яки вазыйфалардан азат итү, хокук һәм бурычлар күләмен үзгәртү рәвешендәге хокукый нәтиҗәләргә китерә торган белешмәләрне раслый торган документ тора. Болар – вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре, медицина кенәгәләре, имтихан кабул итү исемлекләре, сынауларны исәпкә алу кенәгәләре, хезмәт хакы турында белешмәләр, сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча комиссияләр беркетмәләре, автомобильне теркәү турында таныклыклар һ. б.
Белә торып ялган белешмәләр, төзәтмәләр кертү дигәндә хакыйкатькә туры килми торган белешмәләрне белә торып инде гамәлдә булган рәсми документларга кертү, шул исәптән тиешле документ кәгазен кулланып, яңа документ әзерләү турында сүз бара.
Хезмәт буенча алдау өчен иң җиңел җәза төре булып штраф санала, ә иң катгый җәза – өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан яки билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан азат итеп, яисә аннан башка гына, дүрт елга кадәрге чорга иректән мәхрүм итү.
РИШВӘТ, КОММЕРЦИЯЧЕЛ САТЫП АЛУ ЯКИ ДӘҮЛӘТ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ИХТЫЯҖЛАРНЫ ТӘЭМИН ИТҮ ӨЧЕН ТОВАРЛАР, ЭШЛӘР, ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮЛӘР САТЫП АЛУ ӨЛКӘСЕНДӘ САТЫП АЛУ КОТКЫСЫ КЕРТҮ
Зыян күрүче тарафыннан коткы салучы затка файдалы булган шартларда гамәл кылуга этәрә, мәҗбүр итә яисә сәбәпче була торган хәлләрне белә торып барлыкка китерү, шулай ук ришвәт алу яки коммерциячел сатып алу коткысын кертү мәсьәләсе аерым игътибар җәлеп итә.
РФ Җинаять кодексының 304 ст. нигезендә ришвәт яки коммерциячел сатып алу яки дәүләт яки муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә сатып алу коткысын кертү булып вазыйфаи затка яисә коммерция яки башка оешмаларда идарә функцияләрен башкаручы затка, аның ризалыгыннан башка акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт яки мөлкәти характердагы хезмәтләр күрсәтүне тәкъдим итеп карау омтылышы таныла.
Ришвәт бирү яисә коммерциячел сатып алу коткысы өчен иң җиңел җәза төре булып штраф санала, ә иң катгый җәза – өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан азат итеп, яисә аннан башка гына, биш елга кадәрге чорга иректән мәхрүм итү.
Шунысы мөһим, ришвәтне яки коммерциячел сатып алу буенча коткы кертү вазыйфаи зат яки идарә функцияләрен башкаручы зат үзе хәбәрдар булмаган шартларда гамәлгә ашырылганга күрә, әлеге затлар ришвәт алу яки коммерциячел сатып алу өчен, җинаять вакыйгасы булмаганга күрә, җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш түгел.
► Әдәбият исемлеге:
1. Россия Федерациясе Җинаять кодексы.
2. Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә? «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел.