ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге эшчәнлегенең төп күрсәткечләре

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2021 елда төзелә торган 1269 объект, шул исәптән РФ Шәһәр төзелеш кодексы билгеләмәләре буенча – 1148 күзәтү объекты тикшерелгән.

2021 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан капиталь төзелеш объектларына карата 3796 тикшерү үткәрелгән.

Бу уңайдан ачыкланган һәм шуңа бәйле рәвештә бирелгән күрсәтмәләр саны – 1122. Тикшерү барышында 1011 бозу очрагы бетерелгән, бу барлык ачыкланган очракларның 90,1% тәшкил итә.

Ярашлылык турында бирелгән бәяләмәләр саны – 425.

Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1677 беркетмә төзегән. Алар арасында – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча 875 беркетмә (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча 467 беркетмә (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, файдалануга тапшыру буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен).

Чыгарылган карарларның саны – 1330, шул исәптән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча – 112.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елда 46 635,5 мең сумлык штраф салынган. Шуларның 6 153,0 мең сумы – хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча.

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылган. Алар арасында: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торганнары да. Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар вакытында бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International