Татарстанда 2021 елда 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2022 елгы планнарына багышланган коллегиясендә белдерде.

«Төзелеш тармагында елның төп нәтиҗәләренең берсе – торак тапшыруның рекордлы күрсәткечләре. План күрсәткече 2 млн 670 мең кв. метр булса, файдалануга  3 млн 11 мең 451 кв. метр тапшырылган. Үсешнең төп драйверы – шәхси торак төзелеше. Аңа гомуми планның 2/3 өлеше – 2 млн кв. метрдан артык туры килгән. Бу 15 мең 329 йорт», – дип белдерде министр.

Моннан тыш, узган ел республика өлешле төзү буенча Россиядә беренче урынга чыккан. Алданган өлешчеләр өчен, ә бу 2,4 мең кеше, Татарстанда гомуми мәйданы 187 мең кв.метр булган проблемалы 9 йорт төзеп бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International