Вебинарда керемнәр турында гаризалар тапшыру үзгәрешләре турында сөйләячәкләр

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларныж керемнәренә салым буенча законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра, ул 2022 елның 10 февралендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә узачак.

Вебинарның спикеры – 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Вебинар кысаларында каралган тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк:

► https://events.webinar.ru/kontur/10140635

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International