Татарстан Республикасында 2022 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Республикада илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары буенча эш дәвам итәчәк. Гомумән алганда, быел төзүчеләр 2 млн 755 мең кв.метр торак тапшырырга тиеш. Бу, 2030 елга кадәр Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан республика өчен расланган күләмнәрне исәпкә алып, 2022 ел күрсәткече. Бу күләмнең яртысыннан артыгы – 1 млн 681 мең кв. метр – шәхси торак төзелешенә туры килә.
Дәүләт торак фондының инвестиция программасы гомуми мәйданы 150 мең кв. метр булган төзелешне үз эченә ала.
Элеккеге кебек үк, 2022 елда аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлгә ашырылачак. Торак алучылар - 679 гаилә дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар белән берлектә, алучы гаиләләрнең исәп-хисап эшләрен актуальләштерә.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын тәэмин итү 6 миллиард 441 миллион сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Капремонт гомуми мәйданы 4 млн 700 мең квадрат метр булган 769 күпфатирлы йортка кагылырга тиеш.
2022 елның «Безнең ишегалды» программасына якынча 1 мең 39 йорт кертелгән. Йорт яны территорияләре исемлеге әлегә карала.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыклары белән расланган республика программалары турында сөйләгәндә, бүгенгә 21 республика программасы расланган, тагын 10сы карала.
2022 елда илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру планнарында - 6 илкүләм проект, 11 федераль программа, 104 объект. Объектлар исемлеге ел дәвамында яңартылачак.
Мәсәлән, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда башланган объектлар төзелеше дәвам итә.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 49 объектны төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.
«Мәдәният» илкүләм проекты чаралары быел 11 объектны төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау эшләрен үз эченә ала.
«Демография» илкүләм проекты буенча бүгенгә бер объект төзелергә тиеш, ул – Казандагы балалар бакчасы.
«Мәгариф» илкүләм проектында 100 урынлы ике спорт залына һәм мәктәпкә капиталь ремонт ясау күздә тотыла.
Илкүләм проектлардан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы тагын 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша, шуларның иң зурысы - «Мәгарифне үстерү» программасы. Аның буенча 66 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү чараларына 16 объект буенча эшләр кертелгән.
«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы буенча Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының яр буйлары ныгытылачак, шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылма ремонтланачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте