Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чираттагы куст киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 18 гыйнварында Чаллыда узган куст киңәшмәсенә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең якын-тирә территориаль органнары хезмәткәрләре җыелды.

Киңәшмә эшендә Инспекция аппараты, капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш, Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органнарның вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруны регламентлаштыра торган шәһәр төзелеше законнарындагы төп үзгәрешләр турындагы мәсьәлә каралды.

Киңәшмәне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов – Президиум рәисе ачты. Президиумда шулай ук җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге җитәкчесе урынбасары С.А. Коклюгин да катнашты.

Төп мәсьәлә буенча ТР ДТК Инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов чыгыш ясады. Алга таба ведомство җитәкчелегенең үз хезмәткәрләре белән РФ Шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләре турында «сорау-җавап» форматында әңгәмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International