Татарстанда цифрлаштыру елы

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 8 октябрендәге ПУ-800 номерлы указы нигезендә 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның муллыгын тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру максатларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген цифрлы үзгәртеп корырга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына мөһим федераль проектларда – мәсәлән, беренче электрон паспортларны эшләтеп җибәрүдә катнашырга туры киләчәк. 2022 ел дәвамында йөздән артык төрле чара үткәрү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International