2021 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды.
Чара ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Кама аръягы территориаль органы эшчәнлегендә коррупциягә каршы тору турындагы закон бозу очракларын бетерү турында прокуратура күрсәтмәсе каралды.