Социаль ипотека йортларында актыккы тикшерүләр бара

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Бу декабрь көннәрендә Казанның Киров районында урнашкан «Салават Купере» торак комплексы территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары эшли.   

Нурихан Фәттах урамында урнашкан яңа торак йортларда актыккы тикшерүләр уза. Тикшерелә торган капиталь төзелеш объектлары – 2-4-1 номерлы 72 фатирлы йорт, 2-4-2 номерлы 108 фатирлы йорт, 2-4-3 номерлы 109 фатирлы йорт, 1-7 номерлы 388 фатирлы йорт.

Бу атнада ТР ДТК инспекциясенең территориаль органнары хезмәткәрләре Татарстан районнарындагы объектларны тикшерә. Анда да яңа торак йортларны файдалануга тапшыралар, алар якын киләчәктә үзләренең хуҗаларын кабул итәчәк.

Проект документларына туры килүе турындагы бәяләмә, искәрмәләр булмаган очракта, Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында 169 фатирлы 21 номерлы йортка; Лениногорскның 7 нче микрорайонында 120 фатирлы 16 номерлы йортка; Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Габишев авылындагы 56 фатирлы 3 номерлы йортка бирелергә мөмкин.

Республиканың Саба районында ике торак йорт төзелгән. Байлар Сабасының Тынычлык урамындагы 9 нчы йортта 27 фатир бар, Шәмәрдән авылының Школьная урамындагы 6А йортында – 12 фатир.

Тугыз яңа объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» КО. Аларның барысы да «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International