Татарстанда 2 млн 637 мең кв. метр торак тапшырылган, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 4% артык

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча 17 республика программасы 96% дәрәҗәсендә үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасыннан 15нең әзер булуы турында хәбәр итте. Төзелгән объектларның 6сы файдалануга кертү өчен рөхсәт алганнар, тагын берсе Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәзерге вакытта 8 объектны тикшерә. Эшләр төгәлләнмәгән соңгы объектта барлык эшләрне 15 декабрьгә кадәр бетерү планлаштырыла. Алар 91% дәрәҗәсендә үтәлгән.

«Торак» федераль проекты кысаларында 5 торак комплекста 7 объект төзү планлаштырылган булса, шуларның икесе – эштә кала. Бу Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексына кагыла, анда чистарту корылмаларын һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү эшләре 70% дәрәҗәсендә башкарылган. Шулай ук Казанның  «Светлая долина» торак комплексында өслек агынтыларын чистарту корылмаларын реконструкцияләү объектында да  эшләр 96% дәрәҗәсендә башкарылган.

Өч торак комплексында 5 объект буенча эшләр тәмамланган.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча бер генә объектта (парк) эшләрне бетерергә кирәк. Смета-монтаж эшләрен үтәү дәрәҗәсе 93% тәшкил итә. Проектка быел барлыгы 49 объект кертелгән.

Җәмәгать урыннарын яңарту өлешендә 8 объект – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр төзекләндерелә. Бер объектта эшләр тәмамланмаган (әзерлек югары стадиясендә – эшләр 92%ка үтәлгән).

Түбән Кама районы Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү эшләре 99% дәрәҗәсендә башкарылган. Әлеге объект «Чиста ил» федераль проектының бер өлеше булып тора.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, бу атнада подрядчылар «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казан чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында эшләрнең күләмен тулысынча япканнар. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән.

Башка республика программалары кысаларындагы эш турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы балаларны савыктыру лагерьлары төзү программасына керә торган 6 объектның 3се буенча эшләр тәмамланмаган, дип хәбәр итте. Гомумән алганда, программа буенча эшләр үтәлеше 85%ка бәяләнә.

Бу атнада 2021 елга планлаштырылган барлык чаралар да тәмамланган, алар халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. 3 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) һәм ике табиб амбулаториясе төзелгән. 2021 елда барлыгы 42 фельдшер-акушерлык пункты һәм 4 табиб амбулаториясе төзелгән.

Чистайда ябык футбол манежы төзелеше тәмамланган. Бу елда төзелгән барлык манежларны тантаналы ачу чарасы 20 декабрьгә планлаштырылган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, торак төзелеше 2020 ел күрсәткечләреннән 4%ка алданрак бара. 2 млн 637 мең кв. метр торак тапшырылган. 2021 елның планы 99% диярлек үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше өлкәсендә план күрсәткече 51% арттырып үтәлгән: 12 мең 581 йорт төзелгән, планда 8330 йорт төзелеше каралган булган.

Коммерция төзелешендә план 63% дәрәҗәсендә үтәлгән, 791 мең кв. метр мәйданлы 102 күпфатирлы торак йорт әзер. Тагын 41 йорт югары дәрәҗәдә әзер һәм ел ахырына кадәр файдалануга кертеләчәк.

Социаль ипотека программасы буенча төзелешнең еллык планы 280 мең кв. м, ягъни 161 йорт. Агымдагы датага 147 мең кв. метр торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 52%ын тәшкил итә.           

Министр аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Барлыгы 4 программага 739 гаилә кертелгән. Аларның иң күп санлы категориясе – ятим балалар (636 алучы). Барлык 636 торак урын Дәүләт торак фонды белән контрактлар төзү этабын үткән. Шул ук вакытта 422 буенча республика милке хокукы рәсмиләштерелгән; аларга хуҗалары күченә башлаган инде. 6 торак урынга ТР Дәүләт торак фондының милек хокукы теркәлгән; кабул итү-тапшыру актлары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелгән. Тагын 23 урын –  ТР Дәүләт торак фондының милек хокукын теркәү этабында. 88 урын кадастр исәбенә куелып ята. Моннан тыш, 97 торак урын әле төзелеп бетмәгән 1-7 номерлы «Салават Купере» йортында бирелергә тиеш.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр» категориясендә быел 47 гариза бирүче исәпләнә. Программа тулысынча үтәлгән: барлык сертификатлар гамәлгә ашырылган, гаиләләр торак белән тәэмин ителгән.

«Читтән күченергә мәҗбүр булган затлар, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр» категориясе затларына бирелгән 7 сертификатның 4се тормышка ашырылган.

Республикада 2022 елгы программаларны формалаштыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, объектлар исемлеген раслау, алга таба үтәү һәм үз вакытында эшли башлау өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре проектларын әзерләү эшен дәвам иттерә.

Хезмәтне саклау һәм төзелә торган объектларны тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 1710 тикшерү уздырылган. Аларның нәтиҗәләре буенча чыгарылган 100 карар суммасы 5 млн 618 мең сум тәшкил итә.

Үз ресурслары хисабына үзкөйләнешле оешмалар 1963 тикшерү уздырган.

Дәүләт объектларына заказчы буларак, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ) үз мәйданчыкларында 597 контроль-күзәтчелек чарасын оештырган.

Ачыкланган җитешсезлекләрнең барысы да диярлек оператив рәвештә бетерелә: гыйнвар-декабрь айларында төзелеш мәйданчыкларында ачыкланган хокук бозулардан 1045 бетерелгән.

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International