ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Габдрахман Әпсәләмов урамында урнашкан 409 фатирлы 63-20 нче торак йортка проект документларының туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бу хакта ТР ДТК инспекция җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта – 11 кат, 10 подъезд бар Бинаның мәйданы – 23888,50 кв.м. Фатирларның гомуми мәйданы – 20295,30 кв. м. Бер бүлмәлеләр – 191, ике бүлмәлеләр – 190, өч бүлмәлеләр – 28.
Яңа йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Йортны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль подрядчы – «Домкор Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Проектлаучы – «Домкор Проект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Объект тапшырылган дип санала. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы, ярашлылык бәяләмәсе бирелгәннән соң, Чаллыда йортны файдалануга кертүгә рөхсәт әзерли башлаячак.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш
күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте