10 декабрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Киров районы, Нурихан Фәттах урамы буенча 2-3-1 һәм 2-3-3 санлы торак йортларга проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәләрен бирде. Бу хакта ТР ДТК инспекция җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Бу йортлар – киңәя барган «Салават күпере» торак комплексы капиталь төзелешенең чираттагы яңа объектлары. Йортларның берсендә 72 фатир бар, икенчесендә – 108. Алар «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән.
Аларны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль проектчы – «Архитектурное бюро АБ 1» ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Эшләрне генераль башкаручы – «АК БАРС Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Төзелеш контроле «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм үзгәртеп кору идарәсе» МКУ тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Шул ук көнне проект документларыну туры килү турында Ярашлылык бәяләмәләре Түбән Каманың 34 микрорайонында урнашкан 5 нче (2 нче чират) 130 фатирлы торак йортка һәм Баулы шәһәре, Гоголь урамы буенча 32 фатирлы торак йортка да бирелде.
«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы, ярашлылык бәяләмәсе бирелгәннән соң, яңа йортларны файдалануга кертүгә рөхсәт әзери башлаячак.