Татарстан Республикасының төзелеш тармагы оешуга 100 ел

2021 елның 22 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының төзелеш тармагы оешуга 100 ел тула.

1921 елның 22 октябрендә «Дәүләт төзелеш конторалары турында»гы нигезләмә белән Казанда беренче дәүләт универсаль төзелеш конторасы гамәлгә куела, ул берничә вак төзелеш оешмасын берләштерә. Әлеге контора республикада иң эре дәүләт төзелеш оешмасы булган «Татстрой»ны оештыру өчен база булып хезмәт итә, анда 10 меңгә якын кеше эшли.

Бүген Татарстанның төзелеш комплексы – икътисадның иң эре секторы, ул тулай төбәк продуктында һәр сигезенче сумны генерацияли. Бу өлкә 85 меңнән артык кеше хезмәт куеп, 400 предприятие эшли торган тармак.

Үткәннәргә карап, узган гасыр эчендә республика төзелеш тармагының нинди катлаулы юл үткәнен аңларга була. Ләкин җир йөзендә иң тату һөнәр ияләрен алда әле тагын да күбрәк кызыклы казанышлар көтә.

Бәйрәм белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International