Юбилеегыз белән, Марина Владимировна!

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең финанс-икътисад контроле бүлеге җитәкчесе М.В. Васина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов котлады. Аннан соң җавап сүзләре белән М.В. Васина чыгыш ясады. Ул Инспекция җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да ведомство файдасына тырышып эшләячәгенә ышандырды.

Хөрмәтле Марина Владимировна!

Сезне әлеге истәлекле вакыйга – 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Хезмәттәшләрегез сезне югары һөнәри осталык, компетентлы, намуслы булуыгыз һәм кешелеклелек сыйфатларыгыз өчен хөрмәт итә һәм кадерли!

Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлауларыбызны юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Сезнең тормышыгызда һәрвакыт уңыш булсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән мәхәббәттә, аңлашып яшәгез!

Татарстан Республикасының

Дәүләт төзелеш күзәтүчелеге инспекциясе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International