ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2021 елның 10 сентябре, җомга

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

10 сентябрьдә киңәшмәләр залында ТР ДТК инспекциясенең Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышта каралган мәсьәләләр:

1. Административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү һәм түләүләрне администрацияләү буенча Инспекция эше турында. Хокук идарәсенең административ практика бүлеге тарафыннан Инспекциянең территориаль органнарына уздырылган күчмә тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында.

2. Җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тоту нәтиҗәләрен карау турында.

3. Россия Федерациясе Президентының «2021-2024 елларга Коррупциягә каршы торуның илкүләм планы турында» 2021 елның 16 августындагы 478 номерлы Указын карау хакында.

4. Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан РФ Федераль салым хезмәтенең «Юридик затларның бердәм дәүләт реестры» һәм «Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры» мәгълүматлар базаларыннан файдаланып, эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу предметы буенча хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлешен тикшерү турында.

5. Коррупциячел хокук бозуларга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында ТР ДТК инспекциясе җитәкчелегенә хәбәр итү тәртибе турында.

6. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан әзерләнгән, 2018-2020 елларга Коррупциягә каршы торуның илкүләм планындагы йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы составына кергән субъектларда коррупциягә каршы эш турында мәгълүмат карау хакында.

7. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән, акчаларны бүлүгә бәйле ачыкланган коррупция куркынычлары турындагы мәгълүматны карау хакында.

8. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 ел, № 225 карары белән расланган Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларның бүлекләрен булдыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләр үтәлешенә мониторинг нәтиҗәләрен карау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International