ТР Президенты Көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Наил Якуповка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Наил Якуповка «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды. Республиканың югары бүләге Наил Назыйм улына төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

Наил Назыйм улы җитәкче вазыйфасында 2010 елдан бирле эшли, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә – 10 ел. Наил Якупов үзен җаваплы һәм башкаручан хезмәткәр итеп танытып, төзелеш объектларына кураторлык итте. Наил Назыйм улы җитәкчелегендә 500ләп яңа социаль объектка, шул исәптән спорт объектларына карата да – Әлмәт шәһәрендә «Мирас» йөзү бассейнын һәм «Нефтьче» боз стадионын, шулай ук республика социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак йортларны күзәтү эшчәнлеге алып барылган һәм ярашлылык бәяләмәсе белән расланган.

Наил Назыйм улын чын күңелдән лаеклы бүләк алуы белән котлыйбыз! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Сезнең янәшәдә һәрвакыт ышанычлы дуслар булсын, ә якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме сезгә эшчәнлегегезнең барлык юнәлешләрендә яңа үрләр яуларга көч бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International