9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2003 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы БМО конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документ имзаланган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупциячел керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли.

Конвенциянең бер нигезләмәсе нигезендә, коррупция нәтиҗәсендә алынган акчаларны, алар кайсы яктан кергән булса, шул якка кире кайтарырга кирәк.

2003 ел конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структураларның коррупциячеллеге илкүләм байлыкка зыян китерә торган илләр өчен аеруча мөһим.

Әлеге килешү – «илләр үсешенә зыян сала торган һәм хокукый дәүләтнең демократиясенә һәм режимына куркыныч тудыра торган» коррупциягә каршы тору өчен халыкара хокукның мөһим инструменты. Ул дәүләтләргә коррупциягә каршы сәясәт алып барырга, тиешле законнарны хупларга һәм әлеге күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдырырга йөкли.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупциягә каршы тору буенча актив эш алып барыла. Бу максат өчен коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау секторы булдырылды. Инспекциянең рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә коррупциягә каршы юнәлештәге актуаль мәгълүмат урнаштырыла. 

ТР ДТК инспекциясенең ышаныч телефоны тәүлек буе эшли: 8 (843) 238-33-79.

Ай саен сайтта коррупциягә каршы бюллетеньнәр бастырыла. Бюллетеньнәр архивы: http://gsn.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-byulleten.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International