Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллының 63 нче микрорайонында урнашкан, тышкы инженерлык челтәрләре белән 63-23 номерлы яңа 180 фатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.
Объект ярашлылык турында бәяләмә алды. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 180 гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 9 катлы бинаның гомуми мәйданы 14674,5 кв. метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән: балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган. Йорт социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ятим балалар өчен билгеләнгән.