Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кичә Казанның «Салават күпере» торак комплексында урнашкан 1-6 номерлы яңа торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.
Объект ярашлылык турында бәяләмә алды. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 300 артык гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 19 катлы бинаның гомуми мәйданы 25,6 мең кв.метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән: балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган.