Татарстанның Зеленодольск районы, Осиново поселогында төзелгән яңа универсаль спорт залы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Проект нигезендә, универсаль спорт залында массакүләм спорт төрләре: баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Бинада киенү-чишенү, душ бүлмәләре, тренажерлар мәйданчыгы бар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12025 квадрат метр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 6 универсаль спорт залын (Буа, Мамадыш, Сарман, Зеленодольск (Осиново авылы), Тукай һәм Кукмара муниципаль районнары) төзү планлаштырылган иде.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, спорт инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау.